Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әниле йорт җылысы [+фото]

Кайсы гына өлкән кеше белән очрашма, сүз үзеннән-үзе сугыш чорына барып тоташа. Өлкәннәребезнең һәрберсенең күңелендә һаман да сугыш калдырган яралар яши. Иләбәр авылында яшәүче Гөлфия Заһир кызы Зарипова белән очрашып сөйләшкәннән соң мин өлкән буынның ни­кадәр чыдам, сабыр, тырыш булганына тагын бер кат сок­ландым. Ил өстенә килгән авырлыкны ирләр белән...

Кайсы гына өлкән кеше белән очрашма, сүз үзеннән-үзе сугыш чорына барып тоташа. Өлкәннәребезнең һәрберсенең күңелендә һаман да сугыш калдырган яралар яши.

Иләбәр авылында яшәүче Гөлфия Заһир кызы Зарипова белән очрашып сөйләшкәннән соң мин өлкән буынның ни­кадәр чыдам, сабыр, тырыш булганына тагын бер кат сок­ландым. Ил өстенә килгән авырлыкны ирләр белән беррәттән, үзләренең нәфис җилкәләре белән күтәргән кыз-ханымнарга ничек соклан­мыйсың!? Сугыш башланганда Гөлфия апага нибары 10 яшь булган. Теләге никадәр көчле булса да, 4 сыйныфтан соң укырга язмаган. Ачлык-ялангачлык, хәерчелек, өметсезлекне сөйләп-аңлатып торасы юк. Биш сабыйлы, гөрләшеп яшәгән йортның да бәхете җимерелә: әтиләре сугышка китә, аның артыннан иң өлкән абыйларына да чакыру килә. Әтиләре Заһир абыйга үзе киткәндә әнисе карынында калган улын күрергә насыйп булмый. Әниләре исемен кем кушарга дип киңәшләшеп язган хатына каршы, «Үзегезгә ошаганны карагыз инде» дигән җавап килә. Озак та үтми, ике арада хәбәрләр өзелә. Кайда күмелгәнлеген эзләтеп карасалар да, нәтиҗә бирми. Өйдә дүрт баласының суыктан бөрешеп утырганын күреп өзгәләнгән ананың абзарны сүтеп якмый чарасы калмый. Алданрак әтиләре сыерны икенчегә алыштыру уе белән суеп, ит җыючыга тапшырган була. Озакламый сугыш башлана, илдә мәхшәр куба, ит җыючы абзый да сугышка алына. Шулай итеп, йорт сыерсыз да, акчасыз да кала. Болар барысы да Гөлфия апаның сабый чакта да ук йөрәгенә урнашып, бүген, 85 яшендә дә күңел әрнүе булып яши. «Ачлыктан кычыткан коткарды, аны кечкенә түгәрәкләр ясап, кышка кар базында саклый идек. Шуның белән исән калдык», - дип искә ала. Сугыш бетә: әзмәвер кебек яп-яшь егетләр кулсыз, аяксыз, бөтенләй күр­мәскә әйләнеп кайта. Ничек өзгәләнеп көтсәләр дә, әтиләре генә күренми…

1947 елда тиф белән авырган әнисе урынына аны Ключ урманын кисәргә җибәрәләр. Тик урман приемщигы яшең тулмый дип, кайтырга куша. Кире кайтыр юлны белми, кайтырга куркып, ике ай кача-кача урман кисә. Калган бөтен гомерен терлекчелек белән бәйли. Туган авылы Иләбәрдә 42 ел фермада сыер сава ул. Шуның 25 елын кул көче белән башкарырга туры килә. 12-17 ләп сыерны көненә өч тапкыр кул белән савуны бүген күз алдына китерүе дә авыр. Малкайларны ярату көче аның хезмәтенең никадәр авырлыгын тоярга, башка эш эзләргә ирек бирми. Алдынгы сыер савучы буларак, аны 20 яшендә Мәскәүгә ВДНХга җибәрәләр. «Аягымда иске генә тапочка кебек нәрсә иде. «Моның белән Мәскәүне көлдереп йөрмә» дип, абыем Казаннан китешли матур туфли алып бирде. И, ул вакыттагы сөенүләрем», - ди Гөлфия апа. Мәскәүдә күргән тәэсир-кичерешләре хезмәтенә тагын да көч-дәрт, ялкын өсти. Тырышлыгы, күндәмлеге югары бәяләнә: 1973 елда «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены белән бүләкләнә. «Эш дәверендә аяк­тан башта шахта галошы, аннан резин итек төшмәде. Иртәнге 4тә торып, көненә өч тапкыр ферма белән өй арасын таптадык. Аңарчы өй­дәге сыерны савып, йорттагы эшләрне карап китәсе бар. Бүген дә тик торырга тырышмыйм. Вак-төяк эшләрне, тавык-чебешләрне карашам», - ди. 1956 елда Сәгыйть исемле булдыклы егет белән кавышып, гаилә коралар. «Сәгыйть гомере буе шофер булып эшләде, аңа будильник урынына да мин идем. «Урынга кулны гына куеп карыйм да, син булмасаң, торыр вакыт җиткән була, дия торган иде», - дип мәрхүм ирен искә ала. Икесе дә эштән курыкмыйлар, тормышта җиңел юл сайламыйлар. Уллары Миңнислам, Рамазан, Зөфәр, Илшатны та үзләре үрнәгендә, тырыш, тәр­бияле итеп үстерәләр. Барысы да җаваплы вазифалар башкарып, үрнәк тормыш алып баралар.

Язманың ахырын "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев