Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нәни йолдызлар балкыды [+фоторепортаж]

Балаларны кечкенәдән сән­гатькә тарту, сәхнәне ярату, яшь талантларны барлау юнәлешендә районыбызда күп чаралар уза.

8 апрель көнне район мәдәният йорты яшь талантларны янәдән "Нәни йолдызлар" бәйрәм-тамашасына җыйды. Бу көнне район үзәгендә эшләп килүче "Шатлык", Әллүки", "Бәләкәч", "Шоколад", "Кыңгырау", "Балачак" балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәни йолдызлар үз сәләтләрен күрсәтте. Инглизчә "Hello" дип сәлам­ләшү җырыннан башланган бәйрәм чыннан да киләчәктә районыбызның мәдәни күгендә яңа талантлар балкыячагына ныклы дәлил иде. Шул ук вакытта балалар бакчаларындагы эшчәнлекнең матур бер чагылышы да булды. Бу көнне "Винни Пух" әкияте дә, "Бала белән Күбәләк", "Туган тел" шигырьләре дә инглизчә яңгырады. Күз явын алырлык биюләр, нәни конферанcьелар, дәрт­ле җыр­лар, вокаль ансамбль чыгышлары - барын да зал тулы тамашачы озак алкышлады. Әлеге чы­гышларның һәрберсе бәхетле балачакның самими миз­гелләре булып кабул ителде. "Бу чыгышларны караганда үзеннән-үзе илләр имин булсын да, сабыйларның гел шундый шат йөзләрен генә күрергә туры килсә иде, - дигән теләкләр туа. Бүген балалар бак­чаларында иҗади эш­ләүче хезмәткәрләр нә­­­ниләр чыгышлары аша үз хезмәтләрен күр­сәттеләр. Киләчәктә дә әлеге сабыйлар арасында районыбыз горурлыгы булырлык шәхесләр тәрбияләнсә иде", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шә­рәфиев. Балаларны сән­гати яктан ачуда зур тырышлык күрсәткән музыка җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары, бакча мөдирләренә сертифи­катлар тапшырды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев