Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нәрсә җитә ана булуга?

Ноябрьның салкын җилле, яңгырлы көннәрен җылытып җибәрүче бер матур бәйрәм бар. Айның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә ул. Шул вакыттан башлап, календарьга янә бер матур һәм якты бәйрәм - Әниләр көне өстәлә.

Бу көн һәркемгә кадерле кешесен котлап, рәхмәт сүзләрен ирештерү өчен менә дигән мөмкинлек. Дөрес, әниләребезгә матур сүзләрне һәрдаим әйтеп торырга кирәк. Әмма без еш кына бу турыда онытабыз шул... Әлеге бәйрәм нәкъ менә шул хатаны төзәтергә кирәклеген искә төшерә. Газиз кешеләребезнең күңелен күрү өчен күп кирәкми - баласының бер җылы сүзе, ягымлы карашы җитә анага.


"Үзең әни булмыйча, әни булуның нинди зур бәхет һәм олы хезмәт икәнен чын-чынлап аңлап булмый әле ул", - дигәнне бер генә тапкыр ишетергә туры килмәде миңа. "Ничек инде аңлап булмасын?" - дип уйлый идем. Бу елның алтын көзендә Аллаһы Тәгалә миңа да ана булу бәхетен насыйп итте. Һәм күптән миңа тынгы бирмәгән шул фикернең дөрес булганын аңладым. Дөньяга балаң аваз салгач кичергән хисләрне "Бәхет" дигән гади сүз белән генә атасаң, аз булмасмы икән? Хатын-кыз үз гомерендә кичерә алган иң рәхәт хис шул икән. БӘХЕТнең иң бөек ноктасын шул мизгелдә тоя икән ул. Җаныңнан өзелеп төшкән җан - менә кем икән ул иң кадерле һәм газиз кеше. Тугыз ай буе карыныңда йөрткән сабыең белән беренче күрешкән мизгелләрдән дә татлырак берни юк икән дөньяда! Һәр хатын - кызга шул хисләрне татырга насыйп булсын иде.


"Ана күңеле балада, баланыкы - далада", - ди халык. Әниләребезне рәнҗеткән, аларның сүзләренә колак салмыйча, ялгышкан чакларыбыз еш була. Бары әни йөрәге генә баласының ялгышларын кичерә алырдай иң мәрхәмәтле йөрәк. Никадәр генә авырлыклар китерсә дә, әни үз балаларын гафу итә, аңа ачу сакламый. Ана күңелендә баласына карата үпкә сак­лардай урын юк ул! Әмма шуңа да карамастан әниләребезне рәнҗетмәскә тырышсак иде. "Җәннәт аналарның аяк астында" - шуны онытмыйк.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев