Олы Кибәче авылында - Җомга намазы [+фото]
Үзенең гүзәл табигате, тырыш халкы белән генә түгел, ике мәчетенең янәшә торуы белән дә данлыклы безнең Олы Кибәче авылы. Менә кичә дә, изге Җомга көнендә авылдашлар мәчеткә җыеды.
Килүчеләр арасында ак сакаллы өлкәннәр генә түгел, яшь буын әhелләренең дә булуын күреп күңелем сөенде. Намаз укыганнан соң, күренекле дин эшлеклесе, галим Галимҗан Барудины искә алып, Коръән укылды, мәетләр рухына дога кылынды. Чәй табыны артында вәгазьлэр сөйләп, авылыбызның, динебезнең тарихын барлап, хәбәрләшеп алдык. Шушындый мәҗлесләрне оештырган, җомга намазына бердәм йөрүләре өчен авылдашларыма бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә буыннар бәйләнеше өзелмәсен, изге йортка йөрүче авылдашлар кимемәсен, дигән теләктә калам!
Рифкат Шафиков.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев