Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Кибәче мәчетендә Галимҗан Барудиның тормыш юлына һәм рухи мирасына багышланган дини-әдәби чара булды

Мәгълүм булганча, 2017 нче елны Татарстан Диния нәза­рәте күренекле дин галиме Галимҗан Баруди елы дип игълан итте. Быел аңа 160 ел тулуны билгеләп үттек.

Безнең Олы Кибәче мәчетендә дә әдипнең тормыш юлына һәм рухи мирасына багышланган дини-әдәби чара булды. Укуларда өлкәннәр, яшьләр, мәктәп укучылары - 50 дән артык ке­ше катнашты. Галимҗан Баруди 1882 елда "Мөхәммәдия" мәд­рәсәсен оештырып, 35 елга якын педагогик эшчәнлек алып бара,аның ректоры вазифасын да башкара.Менә шушы данлыклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлап,авылыбызда күп еллар имам вазифасында нык тырышлык куеп эшләүче хөрмәтле имамыбыз Рәис хаҗи чәй мәҗлесен оештыру өчен мәчеткә матди ярдәм дә күрсәтте. «Мө­хәммәдия»не тәмамлап, 7 ел дәверендә мәчетебездә тәҗ­­вид кагыйдәләре белән Коръән укырга, дин сабакларын өйрәтүче, шушы Баруди укуларын оештырган мөгәллимәбез Тән­зилә ханымга авыл халкы аеруча рәхмәтле. Укуларда Галимҗан Барудиның тормыш юлын, иҗади эш­чәнлеген чагылдырып чыгыш яса­ган яшь шәкертләребез Иль­яс Дәү­лиев, Инсаф Солтанов, мөс­лимә шәкертебез Әнисә Гафия­това эчтәлекле чыгышлар яса­дылар. Тәнзилә ханымның ярдәмчеләре Фидалия Фәйзетдинова, Рита Сабирова, Гөлфия Газизова, Нәркизә Юзеева, Айсинә Гәйнетдинова, Гүзәлия Газизова чәй табыны әзерләп, кичәдә катнашучыларны сыйладылар.

Гасимулла Рәхмәтуллин.

Олы Кибәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев