Олы Кибәчедә узган Бал-маскарадны Питрәчтән килгән "чебиләр" дә ямьләндергән
Олы Кибәче авыл клубында клуб хезмәткәрләре һәм китапханә мөдире белән берлектә Бал -маскарад уздырганнар.
"Бәйрәм чарасы төрле күңелле уеннар, җыр- биюләр белән үрелеп алып барылды. Питрәч районыннан "качып килгән чебиләр" дә бәйрәмебезгә ямь өстәде. Кыш бабай, Карсылу һәм Яңа елны- Әтәчне каршы алдык. Алар белән бергә килгән "урман җәнлекләре" дә тамашачылар белән уеннар уйнаттылар. Бәйрәм күңелле узды", - дип хәбәр итте Олы Кибәчедән китапханәче Гөлүсә Фатыйхова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев