Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Полиция Кыш Бабае бүләк өләшә

Яңа ел - һәр бала өчен серле, әкияти бәйрәм.

Ел ахырына якынлашканда күңелләре тылсымлы бабайдан күчтәнәчләрне өмет итә. Бала күңеле керсез. Әти-әни кем булуына карамастан, алар шатланырга, сөенергә хаклы. Әгәр имин гаиләдә үскән балалар алдына Кыш бабай һәм Кар кызы күчтәнәчләре өелә икән, матди яктан начар тәэмин ителгән шартларда, әтисе яки әнисе эчкече булган гаиләдә яшәүчеләренә могҗизага ышанырга гына кала. Әнә шундый могҗиза булып беренче карашта кырыс күренгән погонлы кешеләр дә йөри башлады хәзер. Үзе полиция, үзе- Кыш бабай! Әлеге чараның инде ун елдан артык тарихы бар. Яңа ел бәйрәмнәре чорында традиция буенча социаль яктан авыр тормыш хәленә куелган гаиләләргә Кыш бабай - полиция хезмәткәрләре килә. Ел саен районыбызның эчке эшләр бүлеге коллективы да шундый балалар өчен күчтәнәч-бүләкләргә акча җыя һәм Кыш бабай белән Кар кызы исемлектә күрсәтелгән тиешле йортларга юл тота. Быел да Кыш бабай ролен балигъ булмаганнарның эшләре буенча инспектор Айгиз Сибгатов башкарды, өлкән инспектор Алина Романова Кар кызы булды.

Аларның мөлдерәп күзгә карап торган сабыйларга бүләк биреп куандыруларын күрү күңелле дә һәм вакыт-вакыт авыр тәэсирләр дә тудыра.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев