Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Прокуратура тикшерде: районыбызның кайбер җәмгыятьләре аренда түләве кертмәгәннәр [исемлек]

Район прокуратурасы оешмаларда муни­ципаль милектән файдаланган өчен аренда бәяләренең вакытында һәм тулы күләмдә түләнүен тикшерде һәм Россия Федерациясенең Җир кодексының 22нче статьясы таләпләренең үтәлмәвен ачык­лады.

Җир кишәрлекләрен арендага би­р­ү килешүендә күрсәтелгән шартлар да үтәлмәгән. Аерым алганда, 2016 ел йомгаклары буенча үзләре файдаланган җир өчен район бюджетына "Ашамлыклар" кулланучылар җәмгыяте - 56462,88 сум, "Агроснаб" җәмгыяте - 16475,04 сум, "Риман" җәмгыяте 6930,49 сум күләмендә аренда түләве керт­мәгәннәр.

Җирле бюджет мәнфәгатьләрендә әлеге оеш­ма җитәкчеләре исеменә аренда түләве буенча җыйналган бурычларны бюджетка тиз арада күчерү таләбе белән прокурор тәкъдиме кертелде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев