Районда демографик вәзгыять куандырмый: I кварталда районда 83 бала дөньяга килгән, 93 кеше вафат булган
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның I кварталында районда 83 бала дөньяга килгән. Бу былтыргының шушы чоры күрсәткеченнән 2гә кимрәк.
Быел туган сабыйларның 44е - кыз, 39ы малай. Гыйнвар-март айларында 93 кешенең якты дөнья белән хушлашуын исәпкә алсаң, районда демографик вәзгыять куандырмый. Вафат булучыларның 50се- хатын-кыз, 43е ир-ат. Районда I кварталда 34 никах теркәлде, шул ук вакытта 14 гаилә таркалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев