Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбыз авыл хуҗалыгы тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарыбыз район буйлап сәяхәттә [+фоторепортаж]

Көр күңелле, яшьләргә биргесез энергияле булулары өчен егетләр дип әйтәсе килсә дә, сүз иярә сүз чыгып оныклары турында да сөйләшеп алгач, үз итеп, яратып бабайлар диясе килә үзләренә. Заманында гаярь, көчле чакларында кайда хезмәт куйсалар да, район тормышында якты эз калдырып эшли белгәннәр, гаиләләрендә җылы учак булдырганнар. Шуңа күрә өлкәнәйгән...

Узган атнаның җомгасында авыл хуҗалыгы тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары район буйлап сәяхәткә чыкты. Сәяхәтчеләр иң элек "Урта Саба" җәмгыятенең терлекчелек торак­лары, хуҗалык тормышы белән таныштылар. Авылга керү юлы янәшәсендә төзелеп килүче терлек чалу цехында булдылар. "Мәртен" агрофирмасының рапстан жмых сыгу цехы, әлеге хуҗалыкның "Лимузин" токымлы нәселле мөгезле эре терлекләре дә зур кызыксыну уятты. Авыл хуҗалыгында барган уңай үзгәрешләргә сөенешеп йөрде ветераннар. "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасында аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин каршы алды һәм хуҗалыклардагы яңалыклар белән таныштырды. Моны хөрмәт, ихтирам үрнәге итеп кабул итте ветераннар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алгач, хуҗалыкларда булдырылган заманча шартлар, өлкәннәрне онытмыйча ярдәм иткәннәре, шушы сәяхәтне оештырганнары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

-Авыл хуҗалыгында ниндидер уңышларга ирешәбез икән, анда сезнең дә өлешегез зур. Төп нигезе сез эшләгән чорларда салынган. Моңа кадәр сезнең чорда төзелгән торакларда эшләдек, - дип өлкәннәрнең рәхмәтенә җавап кайтарды идарә башлыгы.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев