Саба таңнары

Сабинский район

16+
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызда 2323 төп агач, 485 куак утыртылды

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республикада гадәткә кергән "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясенә йомгак ясады.

Ул ТР барлык муниципаль районнары территорияләрендә узды. Акциядә 30 меңнән артык кеше катнашкан, барлыгы 2 миллионнан артык данә төрле ассортиментлы агач үсентеләре утыртылды. Районыбыз халкы да акциядә активлык күрсәтте. Уртак көч белән 2323 төп агач, 485 төп куак утыртылды. Районның "яшел хәзинә" хуҗалары шулай ук "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнашып, 120 кубометр чүп чыгардылар, 7 чишмә төзекләндерделәр, 7 урынга табигатьне сакларга чакырган аншлаг куелды. Өмәләрдә 270тән артык урманчы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев