Районыбызда 945 кеше диабет чире белән учетта тора
Бүген республикада 112 мең кешегә шикәр диабеты диагнозы куелган, шуларның 900 е - балалар. Ел саен әлеге авыру 8мең кешедә ачыклана. Районыбызда да саннар куанычлы түгел. Бүгенге көндә диабет белән 945 кеше диспансер учетка куелган, шуның 43е- Iтип, 892 cе II тип авырулар. Алар арасында биш бала, өч яшүсмер дә...
Бүген республикада 112 мең кешегә шикәр диабеты диагнозы куелган, шуларның 900 е - балалар. Ел саен әлеге авыру 8мең кешедә ачыклана.
Районыбызда да саннар куанычлы түгел. Бүгенге көндә диабет белән 945 кеше диспансер учетка куелган, шуның 43е- Iтип, 892 cе II тип авырулар. Алар арасында биш бала, өч яшүсмер дә булуы әлеге чирнең беркемне дә аямавын күрсәтә. Әлеге саннар шикәр чиренә каршы барлык чаралар белән көрәшергә кирәклеге турында сөйли.
14 ноябрь -Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне уңаеннан республика буенча төрле акцияләр уза. 19 октябрь көнне район үзәк хастаханәсендә «ТР Диабетиклар ассоциациясе» җәмәгать учреждениесе (ДАРТ) «Бердәм Россия» партиясенең төбәкара башкарма комитеты белән берлектә "Диабетка каршы - барыбыз бергә» дип аталган хәйрия акциясе уздырдылар. Әлеге учреждение җитәкчесе Александр Белякин әйтүенчә, акциянең төп максаты - халыкта үз сәламәтлегенә карата җитди караш тәрбияләү, катлаулы авыру хакында күбрәк мәгълүмат бирү, әлеге оешма әгъзалары- күп еллардан бирле шикәр чире белән авыручы, әмма зур уңышларга ирешкән кешеләр мисалында авыруларда үз-үзләренә ышаныч тудыруга юнәлдерү.
"Мин үзем әлеге хроник чир белән 15 ел авырыйм, әмма ул миңа тормышта үрләр яуларга - профессор дәрәҗәсе алырга да, учреждение белән җитәкчелек итәргә дә комачаулык тудырмады. Диабет безнең белән идарә итәргә тиеш түгел, киресенчә, без аның белән идарә итәргә тиеш», - ди җитәкче. Әлеге форум кысаларында табиб-эндокринологлар районыбызның шикәр чире белән учетта торучы авыруларны кабул итеп, әлеге чир белән көрәшү алымнары һәм тиешле медицина ярдәме буенча күрсәтмәләр бирделәр.
Шулай ук акция барышында кандагы шикәр микъдарын 7 секунд эчендә бушлай тикшертергә мөмкин иде. Акциядә катнашырга теләк белдереп, әлеге чир белән авыручы 40 тан артык кеше килде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре, Казан шәһәренең эндокринология диспансеры табиблары, фармацевтика компанияләре белгечләре, диабетиклар ассоцияциясе вәкилләре шикәр диабетының беренче билгеләре, ни сәбәпле килеп чыгуы, аның белән көрәшү чаралары хакында тәфсилләп сөйләделәр. Белгечләр әйтүенчә, шикәр авыруы -цивилизация чире. Тормыш алга киткән саен авырулар саны арта тора. Рациондагы ризыкның күп һәм төрле булуы, артык авырлык барлыкка килү - әлеге авыруга җирлек булып тора. Авыруны кисәтүнең төп чарасы - махсус прибор - глюкометр ярдәмендә кандагы шикәр микъдарын даими ачыклап тору.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев