Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге коллективын бүләкләделәр [+фоторепортаж]

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Шул уңайдан бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов хезмәт вазифаларын нәтиҗәле, намуслы башкарган, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә Эчке эшләр министрлыгының "Хезмәттәге уңышлары өчен" I, II, III дәрәҗә медальләрен , "Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәт иткәне өчен" күкрәк билгеләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. Коллективны тантанада катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов бәйрәм белән тәбрикләде, халык иминлеге, районда үрнәк тәртип булдыру хакына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин "Уңыш" операциясе үткәрүдә уяулык күрсәткән хезмәткәрләрне бүләкләде. Коллективны шулай район прокуроры Зефер Абитов, тикшерү комитеты начальнигы Илназ Әхмәтҗанов, җәмәгать судьясы Фарат Сәлахетдинов котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев