Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Рөстәм кыерсытылучыны яклап чыкты"

Мин үземне Рөстәм Миңне­хановның балачак дусты дип саныйм. Бергә уйнап үстек, 1971 елга кадәр бергә Лесхоз мәктәбендә белем алдык. Бөтен фәннәрдән әйбәт укыды.

Ул төгәл фәннәрне яратты һәм спорт белән шөгыльләнә иде. Кышын чаңгыда, җәен велосипедта килә иде. Татар телен һәм әдәбиятын ярата идек. Бәнәнә апа Садыйкова безнең әйбәт һәм шул ук вакытта бик таләпчән укытучы иде. Үз фәнен яраттыра белде. Безне кызыксындыру өчен Бәнәнә апа спектакльләр куйдыра иде. Рөстәм Нургали улы белән дә иске клублар вакытында сәхнәләрдә бергә спектакльләр куеп йөрдек.Берсендә шундый рольләр бирделәр: арбада сөйләшеп кенә ятасы. Нәкъ безгә алкышлар күбрәк булды. Дүр­тенче сыйныфта әти-әни­лә­ре Рөстәмгә фотоаппарат алып биргәч, шөгыль тагын да күбәйде. Мавыгып киттек. Рөстәм кайчак фотоаппаратны дәрескә алып килә һәм сиздермәскә тырышып укытучыларны фотога төшерә. Укытучылар сизеп ала һәм бармак­ларын болгап "Миңнеханов!" дип кисәтү ясыйлар. Металл ватыклары җыюда катнаша идек. Бервакыт югары класста укучы үзеннән кечерәк бала җыйган металломны алмакчы иде, Рөстәм кыерсытылучыны яклап чыкты. Президент сыйныфташым белән очрашып торабыз. Сыйныф белән бергәләп очрашкан булмаса да, Лесхоз зиратына әтисе каберенә кайта ул. Бергәләп барып шунда догалар кылабыз. Без Миңнехановлар гаиләсен Лесхозда барыбыз да ихтирам итәбез.

Зөфәр Сафин истәлекләреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев