Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба балалар сәнгать мәктәбендә Яңа ел кичәсе (фотолар)

Ява карлар,яңа карлар- Кышның ак гөлләре.

Якты булсын,ап-ак булсын

Тормышның көннәре.

Кыш бабай ,Кар кызын

Каршы алыйк бергә,

Шушы сихри көндә

Бәхет телик сезгә!

-Әйе,кышның сихри,пакъ,матур чагы. Балалар күңелендә өмет чаткылары,Кыш бабай бүләкләре. Укучыларның өметен чынга ашырып, 28 нче декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе Яңа ел бәйрәме үткәрде. Бәйрәм кичәсе барыбызга таныш булган "Ну,погоди!" мультфильмыннан бүре һәм куян персонажлары , алар оештырган күңелле уен-конкурслар, җырлы биюләр белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килгәч ,кичәбез тагы да җанланып китте. Сәнгать мәктәбе бүлекләрендә белем алучы балалар бәйрәм концертларын бүләк иттеләр. Һәр бала Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәтеп калырга ашыкты. Ә Кыш бабай,үз чиратында,үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен балаларга өләште.

Бәйрәмнең икенче өлешендә бер бала да читтә калмады. Укучылар бик теләп төрле конкурс,ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән төрле биюләрдән соң өйләренә таралды.

Яңа ел котлы булсын! Бәхетләр елы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев