Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба - иң күп балаларны тәрбиягә алган районнар исемлегендә

2016 елда Татарстанда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган 11717 бала исәпләнгән. Бу - республикада барлык балаларның 1,5 процентын тәшкил итә.

Әмма әлеге 11,7 мең баланың 11150 се яңа гаилә тапкан. Узган ел гына да аларның 1192 меңе уллыкка һәм кызлыкка алынган. Иң күп балаларны тәрбиягә алган районнар исемлегендә Питрәч, Саба, Теләче, Әлмәт, Алабуга һәм Казанның Идел буе, Вахитов һәм Совет районнары бар.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр иткәнчә, Татарстанда 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр саны 85, 3-4 бала тәрбияләүче 216 гаилә исәпләнә. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Лариса Ларионова исә делегатларның балаларны үзләренеке һәм тәрбиягә алынганга бүлмәүләрен билгеләп, мондый батырлыклары өчен әти-әниләргә рәхмәтен белдерде. "Гаиләгә физик мөмкинлеге чикләнгән баланы алу бик авыр һәм искиткеч күп көч сорый. Андый балаларны тәрбиягә алучылар өчен бер тапкыр 200 мең сум акча биреләчәк. Бу сумма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика бюджетына кертелде", - диде Лариса Ларионова.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/10/136466/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев