Саба районы белән Кытайның Хэбэй провинциясендәге компанияләр арасында хезмәттәшлек турындагы килешү төзелде [+фото]
Кытайлар Шәмәрдән җирлегендә теплица комплекслары булдыруны, агач оныннан ламинат эшләп чыгаруны планлаштыралар.
2015 елның 5 февралендә Саба районы тарихы елъязмасына кереп калачак истәлекле вакыйга булды. Бу көнне Шәмәрдәндә Саба муниципаль районы белән Кытайның Хэбэй провинциясендәге компанияләр арасында икътисад өлкәсенә хезмәттәшлек турындагы килешү төзелде. Әлеге документны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Хэбэй провинциясе эшмәкәрләр ассоциациясе вице-президенты Ван И үз имзалары белән беркеттеләр. Журналистлар белән әңгәмәсеннән күренгәнчә, Ван И Сабаны бик ошаткан һәм инвестицияләр җәлеп итәр өчен кулай район дип тапкан. Кытайлар Шәмәрдән җирлегендә теплица комплекслары булдыруны, агач оныннан ламинат эшләп чыгаруны планлаштыралар. "Саба районында чиста сулы чишмәләр күп, без инде аларның сыйфатын тикшердек һәм шешәләргә тутырып дистиллирлаштырылган су чыгару заводы төзүне дә планлаштырабыз",- дип сөйләде Ванг И.
Рәис Миңнеханов Хэбэй провинциясе белән үзара хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген ассызыклап, киләчәктә Шәмәрдән җирлегенең мөһим производство мәйданчыгына әйләнәчәгенә ышанычын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев