Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында 17822 кеше – җир, 15014 кеше - милек, 8232 кеше транспорт салымы түләргә бурычлы. Ә сез салым түләдегезме әле?

Бу көннәрдә физик хатлар 2015 ел өчен салымнар түләргә кирәклеге турында хатлар алды. Порталда "Шәхси кабинеты" булганнарга хәбәр электрон почта аша килде.

Шулай итеп, 2016 елның 1 декабренә кадәр Саба районында 17822 кеше - җир, 15014 кеше - милек, 8232 кеше транспорт салымы түләргә бурычлы. 2015 елның 1 гыйнварынннан физик затлар салым органына транспорт, җир һәм милек салымы түләү турында хәбәр алмаулары һәм салым түләмәүләре турында салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш. Бу белешмәне 2017 елның 1 гыйнварына кадәр тапшырмаучыларга һәр күчемсез милек өчен алынырга тиешле салым суммасының 20 проценты күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Кыскасы, бу көннәрдә кешеләр арасында "салымнарыңны түләдеңме әле?" дигән сорау модада. Әлегә бу сорауга авыл җирлекләрендә халыкның якынча 20 проценты гына уңай җавап бирә ала. Әйтик, Шекше авыл җирлеге буенча 61 мең сум милек салымының - 9мең, 299 мең җир салымының 70 мең сумы гына түләнгән. Тимершык авыл җирлеге буенча да җир салымы - 17, милек салымы 16 процентка гына үтәлгән килеш. Иштуган авыл җирлегендә дә эшне яхшыртырга кирәк. Саба шәһәр җирлегендә яшәүчеләр исә әлеге ике төр салымны 30 октябрьгә 1,356 миллион сум күләмендә түләгән, үтәлеше 50-52 процент.

Салымнарны почта элемтәсе һәм банкларның барлык бүлекчәләрендә, аларның терминалларында, "Электрон Татарстан" инфоматында түләргә була. Салым хезмәте сервисында үзләренең "Шәхси кабинетын" булдыручылар өйләреннән дә чыкмыйча гына интернет-сервис аша да түли алалар. Быелдан милеккә салым аның инвентарлаштыру бәясе буенча түгел, ә аның 1 гыйнварга булган кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә. Бу салымнар арта дигән сүз. Халык өчен шактый гына отышлы ташламалар да каралган. Мәсәлән, һәр йортның - 50, фатирның - 20, бүлмәнең 10 квадрат метрына салым чигерүе ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев