Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында 18 кешедә ВИЧ-инфекция табылды

Россиядә 18 октябрьдән башланган ВИЧ инфекцияне тестлаштыру акциясе дәвам итә. Табиблар моның әһәмияте арта баруын билгеләп үтә. Чөнки авыруның наркоманнар, фахишәләр төркемендә генә түгел, гади халык арасында да артуы күзәтелә. ВИЧ табылу очракларының 70 проценты 20-40 яшьләрдәге социаль актив халыкка туры килә. Гасыр афәте Татарстанны да читләтеп үтми: хәзерге вакытка...

Россиядә 18 октябрьдән башланган ВИЧ инфекцияне тестлаштыру акциясе дәвам итә. Табиблар моның әһәмияте арта баруын билгеләп үтә. Чөнки авыруның наркоманнар, фахишәләр төркемендә генә түгел, гади халык арасында да артуы күзәтелә. ВИЧ табылу очракларының 70 проценты 20-40 яшьләрдәге социаль актив халыкка туры килә. Гасыр афәте Татарстанны да читләтеп үтми: хәзерге вакытка иммун җитешсезлеге вирусын йөртүче 20714 кеше ачыкланган. Саба районында 1 октябрьгә 18 кешедә ВИЧ-инфекция табылды, учетка 13е куелды. Вирус җенси юл белән, стериль булмаган инструментлар (наркотик матдә кадаганда, маникюр, татуировка ясаганда) кулланганда һәм йөклелек вакытында ВИЧлы анада балага йога. Инфекция кешенең иммун системасыне җимерә һәм ул башка йогышлы авыруларга, яман чиргә тиз бирешә башлый. Вирус белән йогышлангач, беренче өч айда әле кан анализы тискәре дә булырга мөмкин. Шуңа күрә кабат тест узарга кирәк. Бөтенроссия акция көннәрендә, ягъни 30 октябрьгә кадәр әлеге чара Казан"Сувар-Плаза" үзәгендә үткәрелә. Аноним рәвештә дә тикшеренергә була. Шулай ук канны анализга Саба үзәк, Шәмәрдән участок хастаханәләрендә бирергә мөмкин. ВИЧ-инфекция мәсьәләләрендә үзәк хастаханәнең эпидемиологына яки табиб-инфекционистка мөрәҗәгать итеп тә киңәш алырга була.

Резеда Фәттахова,

үзәк хастаханәнең эпидемиология мәсьәләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев