Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында Дәүләт Думасына сайлаулар күтәренке рухта, халыкның зур активлыгы белән башланып китте

Бар җирдә бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, җыр-моң агыла. Сайлау участоклары эшен башлаганчы халык үзенең тавышын бирергә бердәм җыелган иде. Районда 40 сайлау участогы эшли.Сайлау хокукына ия 24757 кеше бар. Шулар эченнән 200ләп кеше кеше участокларда сайлауга беркетелү таныклыгы алган. Районыбызда 413 егет һәм кыз беренче тапкыр тавышларын бирә. Быелгы сайлаулар...

Бар җирдә бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, җыр-моң агыла. Сайлау участоклары эшен башлаганчы халык үзенең тавышын бирергә бердәм җыелган иде. Районда 40 сайлау участогы эшли.Сайлау хокукына ия 24757 кеше бар. Шулар эченнән 200ләп кеше кеше участокларда сайлауга беркетелү таныклыгы алган. Районыбызда 413 егет һәм кыз беренче тапкыр тавышларын бирә.

Быелгы сайлаулар Килдебәк авылында яшәүче иң яшь сайлаучы Алинә Рәкыйпова өчен аеруча истәлекле: аңа 18 сентябрьдә 18 яшь тула.

2483 нче сайлау участогына иң беренчеләрдән булып 82 яшьлек Вафый Ибәтуллин үзенең тавышын бирергә килде. "Һәр сайлауны зур бәйрәм кебек көтеп алам. Иртәнге алтыда, участоклар эшли башлаганчы, тавышымны бирергә сайлауга киләм. Яшем өлкән булса да, башкаларга, яшьләргә үз мисалымда үрнәк күрсәтергә телим", - ди Вафый абый. Ул иң өлкән сайлаучы буларак бүләккә дә ия булды.

"Яшьләр белән беррәттән, өлкән яшьтәгеләр зур активлык күрсәтәләр. Иң беренчеләрдән булып килгән биш өлкән кешегә истәлек бүләге тапшырдык", - ди 2483нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлнар Шафыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев