Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында октябрь аенда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән 11 йөртүчене тоткарладылар

Кайберәүләр эчсә дә, исермәве белән мактанырга ярата. Әмма автомобиль йөрткәндә моны игътибарга алмыйлар. Гәрчә аек күренсәң дә, алкотестер 0,16 промилледән күбрәкне күрсәтә икән, син юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучы булып саналасың. Күпләр шуны аңламый.

Әйтик, октябрь аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт чаралары белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән 11 йөртүчене тоткарладылар. Бу - 2014 елның шул ае күрсәткеченнән 4кә, былтыргысыннан 3кә күбрәк. Утыз мең сум штраф түләп, "правасын" алдыручылар да кабат руль артына утыра.

Мисалга, Югары Осланнан 1,5 елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән В. 8 октябрьдә безнең район юлларында пәйда була һәм авария (ДТП) ясый. Аның спиртлы эчемлек тә кулланган булуы ачыклана, әмма В. авариядән соң, куркуны җиңәр өчен эчтем дип аклана. Аңа кадәр үк эчкәнлеген расларлык шаһитлар юклыгы Югары Ослан "кунагын" җинаять җаваплылыгына тартылудан йолып калса да, кабат зур суммада штраф түләргә туры киләчәк һәм, әлбәттә, мәхрүм ителү вакыты да озайтыла. Ә менә 16 октябрьдә тоткарланган үз районыбыз кешесе Х.ның боргаланырлык урыны калмый, алкотестер аның руль артында утырган вакытта ук канында алкоголь барлыгын күрсәтә. Административ җаваплылыкка тартылганнан соң бер ел эчендә кабат исерек хәлдә машина йөрткән өчен аңа карата җинаять эше кузгатыла. Хәзер материаллар дознавательләр карамагында. Кукмара якларыннан Ильяс исемле 1990 елгы егет 22 октябрьдә төнге сәгать 1дә Саба урамнарында нишләп йөргәндер? Иң күңелсезе: прибор аны исерек итеп күрсәтә. Егет беркетмәгә 21 октябрьдә кичке 21 сәгатьтә 50 грамм аракы эчүе турында яза. Беразын киметкән, күрәсең, 50 грамм аракыдагы спирт пары 4 сәгать эчендә очып бетәргә тиеш иде. Хәзер аңа 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Октябрь аенда исерек хәлдә машина йөртеп гаиләләре бюджетына әнә шундый суммада зыян салучылар Шәмәрдәннән, Сабадан, Иләбәр, Елыш авылларыннан булып чыкты. Штрафны вакытында түләмәүчеләргә карата хокук бозулар турындагы административ кодексының 20.25нче маддәсе кулланыла. "Былтыр 9 айда шул маддәгә нигезләнеп судка 143 материал җибәрелгән булса, быел шушы чорга 145кә җитте. Суд приставлары белән берлектә "штрафникларны" ачыклауда юлларда күп эшләнде. Түләү сузып йөрүчеләргә арест җәзасы бирелде, мәҗбүри эшкә җәлеп итү, кабат штрафка тарту чаралары кулланылды ",- ди ЮХИДИ район бүлекчәсенең административ практика буенча өлкән инспекторы Гөлгенә Гаянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев