Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада 60 кеше түләүсез йөрәк-кан тамырлары хирургында тикшеренү узды [+фото]

Яман чирдән куркалар, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан кисәктән үлеп китәләр, - ди Казан шәһәренең 7нче хастаханәнең хирургия бүлеге мөдире Илдар Хәлилов. Белгечләр әйтүенчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урынны алып тора. Әлеге мәсьәлә ил күләмендә зур борчу уята. "Безнең төп максат йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү. Шул уңайдан, әлеге...

Шәһәр табиблары 3 ноябрьдә район үзәк хастаханәсендә авыруларны кабул итте. Барысы 60 кеше түләүсез йөрәк-кан тамырлары хирургында һәм УЗИ тикшеренүе узды. Аларның күбесе аякта кан йөрмәү, тез буыннары авыртуыннан зарлана. Мисалга, Байлар Сабасыннан килгән Рафаэль Ибраһимов та ничә еллар инде аяклары туңуына борчыла икән.

-Тәмәке тартасыңмы, - дип сорый табиб. Авырудан "юк" дигән җавап ишеткәч, аннан да ныграк сөенә.

-Тартмавың сизелә: тамы­р­ларың чиста, - ди ул.

Тарту кан тамырларына нык зыян сала икән. Хәтта бер тапкыр гына тәмәке тартканнан соң да тамырлар ярты сәгать буе кысылган хәлдә тора. Тәмәке тартучының йөрәге тартмаучыларныкына караганда тизрәк таушалуы аңлашыла да.

Чирне кисәтү максатыннан даими рәвештә табибка кү­ренеп торырга киңәш итә белгечләр. Кан басымы югары булса, даими дарулар эчеп тору таләп ителә. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына беренче сәбәп тәмәке тарту булса, икенчесе аз хәрәкәтләнү һәм дөрес тукланмау. Аз хәрәкәтләнү исә гәүдә авыраюга китерә. Димәк, йөрәккә йөкләнеш тә арта. Спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында әйтеп тә торасы юк. Алкоголь тәэсирендә йөрәкне кан белән тәэмин итүче тамырлар зарарлана икән. Сәла­мәтлегебезгә игътибарлы булыйк, йөрәгебезне тыңлый, кай­гырта белик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев