Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды [+фото]

Узган атнада Саба спорт комплексында эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәгә эшсезлек буенча исәптә торучылар белән беррәттән, Саба аграр көллияте студентлары да чакырылган иде.

-Бу егетләр районыбызның киләчәге, безнең производствода эшләячәкләр. Шуңа күрә аларны да чакырдык. Алар дәүләт тарафыннан бушлай, яңа һөнәр үзләштерергә мөмкинлек барын белеп торсыннар иде, - ди районның халыкны эш белән тәэмин итү җитәкчесе Данис Габдерахманов. Кайдадыр барып, акча түләп йөргәнче, дәүләт эш эзләүчеләрне, яшьләрне яңа һөнәрле итү һәм квалификацияләрен күтәрүдә кайгырта икән, сөенергә генә кирәк, билгеле. Район башкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Таһир Шә­рәфиев ярминкәләр вакан­сия­сенең нәтиҗәсе зур булуын, шул ук вакытта, 15 мең сумнан да түбән хезмәт хаклы эш урыннары белән кызыксынмаучылар да барлыгын билгеләп үтте. "Эш һәркемгә дә кадерле. Туры килә торган эш урыны бар икән, 15 мең сумлык эшкә алынырга кирәктер", - диде ул ярминкәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Күпләр чарадан үзләрен яңа хезмәттә сынап карарга рухланып кайткандыр, мөгаен. Чөнки, кызыклы гына эш тәкъдим итүчеләр дә, уку-укыту комбинатларыннан курслар узып, белгечлек алырга теләүчеләрне укырга чакыручылар да килгән иде ул көнне. "Кран, экскаваторда, эшләргә теләк бел­де­рүчеләргә укулар оештыра алабыз, - ди "Кузница кадров" оешмасыннан килгән вәкил. Эшсез калып өйдә утыручы, әмма тәвәккәллек, эш яратучы ир-егетләр өчен менә дигән мөмкинлек. Өстәвенә, районда төзү, яңарту эшләре киң колач белән алып барылганда, бу һөнәр ияләренә эш табу кыен булмас.

Шунысын да әйтергә кирәк, башкалабыздан укырга чакырып килгән уку комбинатлары безнең районның эш һәм мәшгульлек үзәге белән күптәннән хезмәттәшлек итә. Ышанычлы һәм бай тәҗрибәгә ия. Хатын-кызлар өчен массажист, визажист белгечлегенә дә укытулар оештырыла. Дәүләт ярдәме белән үз эшен башлаучылар да шактый. -Безнең "Бетапром" җәмгыяте төп Казан шәһәрендә урнашкан, берничә районда филиалларыбыз эшләп килә. Шәмәрдәндәге филиал да уңышлы гына эшли, тегүчеләрнең хезмәт хакы аз түгел. Тегү эшенә теләге булганнарны чакырабыз. Укыту мөмкинлеге дә бар, - ди җәмгыятьнең кадрлар белән эшләү буенча директор урынбасары Алсу Сахарова.

Хәрби комиссариатның Саба һәм Теләче районнары бүлегеннән кил­гән вәкил контракт нигезендә армия хезмәтенә бару мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте. Шулай ук хатын-кызларга да мөмкинлекләр байтак. Теләчедәге агропарк та югары хезмәт хакы белән хатын-кызларны эшкә чакыра. Тәвәккәлләр өчен мөмкинлекләр күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев