Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада Кыш бабай терлекчеләр белән очраша (фоторепортаж)

Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Маймыл елын муллык, көр күңел, киләчәккә зур ышаныч белән озата.

Алдагы елга да нигез быелдан ук салына, ә ирешелгән күрсәткечләр киләсе елның да уңышлы, мул буласына җирлек тудыра. Районда, 20 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, көнгә уртача 134938 килограмм сөт савыла. Бер сыерга уртача 19 килограмм тәшкил итә.

Һәр ел саен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Яңа ел бәйрәме белән котлау, бәйрәм рухы өстәү максатыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, АПК һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты терлекчеләрне Кыш бабай белән очраштыра. Кыш бабайның очрашуны «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән башлавы очраклы түгел: һәр нәрсәдән хәбәрдар бабакай әлеге җәмгыятькә быел гына яшь җитәкче килүен, хезмәт күрсәткечләренең куанычлы булуын күптән ишеткән. Ә инде барын да үз күзләре белән күреп инаныр өчен әлеге җәмгыятькә ашыккан. Ул иң элек Пүкәл һәм Өтернәс сөтчелек комплексларында булды, эш шартлары белән танышты, терлекчеләр өчен киенү, ял итү, ванна, компьютер бүлмәләрен күреп хозурланды. Кыш бабай тәртип-чисталыкка аеруча соклануын белдерде. «Булдырасың икән, улым, шулай дәвам ит», - дип «Игенче» җәмгыятенең җитәкчесе Алмаз Зариповның җилкәсеннән какты ул. 800 баш савым сыерына исәпләнгән торак каршындагы Кыш бабай, Кар Кызы, булачак ел хуҗасы Әтәч сыннары да горур кыяфәттә каршы алдылар. Горурланырлык хезмәтләр байтак икән шул биредә. Фермаларда 2703 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 1000е сыер малы. Бүген көнгә уртача 17850 килограмм сөт савыла, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 600 килограммга артыграк. Төзекләндерелгән тораклар, заманча сөт үткәргечләр хезмәт кешесенең эш шартларын җайлаштырган. Барлыгы 178 эшчене торган зур, күркәм коллективны уртак максатлар, уй-ниятләр берләштерә. «Бер сыердан елга уртача 6303 килограмм сөт савыла. Алга таба сөтне 10 процентка арттырырга дигән план куйдык»,- ди җәмгыять директоры Алмаз Зарипов. - Узып баручы елда да аз эшләнмәде. 2017 елга бурычлар тагын да күбрәк, барлыгы биш объект программага керде. Сәрдәдә-100 баш, Өтернәстә -200 баш, Шекше территориясендә 200 баш малга исәпләнгән фермада капиталь ремонт эшләре планлаштырыла. Мастерскаяда капиталь ремонт көтелә. Шулай ук Өтернәстә авыл хуҗалыгы продукциясен саклау өчен склад эшләнәчәк. Бөтен көч бер юнәлешкә тупланса- эшләр куйган планнарга ирешелер. Кадрларыбыз яшь, мөмкинлекләребез зур. Быел иң элек ашханәгә капиталь ремонт үткәрелде, комплекс территориясенә юл салынды. Иләбәрдә печән склады төзелде. Сәрдәдә 200 башка исәпләнгән торакның түбәләре ябылып, стеналары яңартылды, бүгенге көндә су, вакуум системалары ремонты бара, тегермән эшләнде, подвал торгызылды.Өтернәс комплексында 100 башка исәпләнгән бозаулар торагы төзелде». Кыш бабай җитәкченең һәр сүзен диккать белән тыңлады. Шулай ук җәмгыятьнең баш зоотехнигы Марс Вәлиев, баш мал табибы Айнур Мөхетдинов, ферма мөдире Фәния Нәгыймова Кыш бабайны үзләренең эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырдылар, хезмәттәшләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котладылар.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәридә Вилданова. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев