Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада - “Язгы игелек атнасы”

Игелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән гыйбарәдә һәркем үз күңел бизмәне белән үлчи алган кадәр хаклык бар. Мәрхәмәтле, игелекле эшләргә ниятләп республикада старт алган "Игелекле Татарстан" "Язгы игелек атнасы" районыбызда барлык өлкәләрне диярлек колачлады.

Россия күләмендә моннан нәкъ 20 ел элек башланган акцияне күтәреп алып, үзенчәлекле чаралар, файдалы гамәлләр белән баеттык. Мәрхәмәтлелек дигәндә, күпчелек очракта ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрне кайгыртып күрелгән чараларны күздә тотабыз. Бу юнәлештә төп эшне районыбызда социаль яклау учреждениеләре алып бара, атналык кысаларында игелекле гамәлләр оештырыла. "Саный китсәң, алар - ялгызакларга булышу һәм аларны кайгырту, йорт-бакча тирәләрен тәртипкә китерү һәм башкалар. Өйләрдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 198 кеше исәптә тора. Шуларның берсе - сугыш ветераны, 52се тыл хезмәтчәне, калганнары инвалид. "Язгы игелек атнасы"нда хезмәт күрсәтү төрләре арта, социаль хезмәткәрләр өчен расланган исемлеккә кермәгән эшләр башкарыла, Әйтик, Миләүшә Тимергалиева белән Гөлсөяр Вәлиәхмәтова Байлар Сабасында яшәүче Фәния Гарипова һәм Нариман Хәлиуллин һәм башкаларның йортлары билә­мәсендә кар тараттылар, морҗа агарттылар, тәрәзә юдылар, ягъни генераль җыештыру үткәрделәр. Атналык ахырына таба бакчаларда агачлар утырту, үскәннәрен агарту мәшәкатьләре дә көтә. Кайгырту "Игелек атнасы" белән генә чикләнмәячәк. Мәрхәмәткә көн саен урын бар һәм аерым реклама таләп итми, чөнки ул йөрәктән-йөрәккә күчә,- ди "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бү­лекчә мөдире Суфия Фатыйхова.

- Без кичә гимназия волонтерла­ры белән ялгыз яшәүче Гөлсылу апа Йосыпова янында булдык. Балаларга рәхмәтләр укыды. Көн ике катлы тәрәзәнең берсен алырлык булып җылынгач, тәрәзә юарга тагын чакырам, диде. Әлбәттә, барачакбыз. Волонтерлар катнашында эшләү - балаларда мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә зур этәргеч,- дип сүзгә кушыла социаль педагог Алсу Зин­нәтуллина.

Шәмәрдәндәге тернәкләндерү бү­леге хезмәткәрләре бу көннәрдә, са­­бырлыгын җыеп, өлкәннәрне, вир­­туаль дөньяга юл ачкан компьютер серләренә өйрәтә, электрон хезмәтләрнең өстенлеге турында сөйли, сугыш еллары хатирәләрен кузгаткан урыннарга экскурсиягә алып бара, Бөек Җиңүгә багышланган чаралар үткәрә.

"Язгы игелек атнасы" мәга­риф тормышына да үтеп керде. Гим­назия, Эзмә, Олы Шыңар, Завод-Нырты мәктәпләре, Шәмәрдән лицее укучылары үзләре шефлыкка алган ветераннарга көчләреннән килгәнчә ярдәм иткәннәр, алар өчен кичәләр оештырганнар, һәйкәлләрне чистартканнар. "Әлбәттә, безнең төп эшебез уку. Белем алу белән беррәттән, өлкәннәргә ярдәм итүне дә бурычыбыз дип саныйбыз. Изгелек җирдә ятмас, -диләр гимназиядә укучылар.

Игелеклелек чикләр белми. "Язгы игелек атнасы" кысаларында 20 апрельдә игълан ителгән "Донор көне"ндә кан-плазма бирүчеләрнең изге гамәле дә хуплауга лаек. Үзеңнең бер өлешеңне башкалар белән бүлешү олы җанлы, күңеле мәрхәмәт, шәфкать белән тулганнарга гына хас. Шимбә-якшәмбедә "Язгы игелек атнасы"н сәламәт яшәү рәвешенә чакырып күрелә торган физкультура-савыктыру чарала­ры тулыландырачак. 22 апрель - тер­ри­торияләрне чистарту традицион шимбә шимбәсе уза. Эшләгән изгелегең үзеңә игелек булып кайта, җирдә ятмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев