Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабалыларга стеналар да булышты

Сабалылар Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең быел дүртенче тапкыр үткәрелгән җәйге һәм кышкы спартакиадаларында призлы урыннарда булсалар да, моңарчы җиңә алганнары юк иде әле.

Ниһаять, уңыш елмайды һәм мо-­ңа район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов ярышларны ачу тантанасында ясаган чы­гышында әйткәнчә, стадион, спорт заллары хуҗаларына стена­лар да булыша. Саба мәгариф хезмәткәрләре спорт яратучы районда белем бирүләрен раслый алдылар. Моңа узган шимбәдә Сабада барлыгы 49 районнан килгән мәгариф тармагында хезмәт куючылар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре катнашындагы киеренке бәйгеләрдә ирешелде. Министр Энгель Фәттахов үзе спорт киеменнән иде. "Илебездә һәм республикада физкультура һәм спортка җылы мөнәсәбәт яшәп килә һәм бу дөрес тә. Мәгарифкә физик тәрбия аеруча кагыла. Без мәктәп укучыларына - киләчәгебезгә үз мисалыбызда үрнәк күрсәтергә ти­еш. Быел мин спартакиада призерларына зур призлар вәгъдә итә алмыйм: узган елгыларын да биреп бетермәгән. Аның каравы Дипломнар, медаль, Кубок һәм, әлбәттә, дан, хөрмәт мулдан булачак",- дип сөйләде министр һәм киләсе елдан барлык укытучыларны ГТО нормативларын да тапшырырга әзерләнергә өндәде.

Командаларның спартакиадага әзерлеген төрле спорт мәй­дан­­­чыкларында барган ярышлар­да күрергә насыйп булды. Районнар, укучылар санына карап, ике төркемгә бүленеп көч сынаштылар. Укучылар саны 3500гә кадәр булганнар -"А", 3500дән күбрәк балага белем биргән районнар "Б"төркемендә (безнең район шуңа керә) үз араларында иң көчлене ачыкладылар. Саба командасына моның өчен 25 район арасында спортның 8 төреннән мөмкин кадәр күбрәк балл җыярга кирәк иде. Стадионда үткәрелгән беренче ярышта ук җанатар хезмәттәшләрнең ышанычын аклауга нигез салынды. Ягъни җиңел атлетика төрендә район данын яклаган Алисә Сабирова (Лесхоз), Альбина Нәҗметдинова, Рөстәм Фәйзерахманов (гимназия), Нияз Дәүләтшин (Юлбат) эстафетада (4×100) иң яхшы вакыт күрсәтте.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Алдан куелган фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев