Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабантуй салмышлары арасында 1964 елгы хатын-кыз да бар

Июль аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре районыбыз юлларында исерек килеш руль артына утырган 16 автомобиль йөртүчене туктаттылар. Шуларның 6сына - Миңгәр Сабантуеннан кайтып килүчеләргә беркетмәне Казаннан килгән юл-патруль хезмәте инспекторлары төзеде. Бәйрәм төнендә "кәефләнүчеләр" арасында "14"ле "ВАЗ"ны йөрткән 1964 елгы хатын-кыз да бар. Ул көндә тагын бер аеруча күңелсез хәл 1987 елгы...

Июль аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре районыбыз юлларында исерек килеш руль артына утырган 16 автомобиль йөртүчене туктаттылар. Шуларның 6сына - Миңгәр Сабантуеннан кайтып килүчеләргә беркетмәне Казаннан килгән юл-патруль хезмәте инспекторлары төзеде. Бәйрәм төнендә "кәефләнүчеләр" арасында "14"ле "ВАЗ"ны йөрткән 1964 елгы хатын-кыз да бар. Ул көндә тагын бер аеруча күңелсез хәл 1987 елгы Урта Саба авылы кешесе белән килеп чыга. Ягъни "Ларгус"ны йөртүче ничектер җай чыгып, тоткарлану урыныннан качып китә. Әмма озак та бармый, кабат туктатыла. Башта алкотестер аның канында 0,843 промилле алкоголь күрсәтсә, икенче тикшерүдә инде 0,89га җиткән була. Ике беркетмә - ике тапкыр җәза. Шулай итеп,Сабантуй аңа бик кыйммәткә - 60 меңгә төшә. "Права"сыз калу турында әйткән дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев