Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сак булыгыз! Кырыкалдар йоклап ятмый

Республикада кырыкалдарлар корбаннары арта.

Күптән түгел генә шәһәр районнарының берсендә яшәүче интернет аша автомобиль сатып алу мәсьә­ләсен хәл итеп, 150 мең сум акчасыннан колак кага. Сатучы тапталган схема буенча үзенең банк картасы номерын смс хәбәр итеп җибәрә һәм шул счетка 46 мең акча салуын сорый. Аннары тагын 100 мең кирәклеге ачыклана. Картасында ул кадәр акчасы булмаган яшь кеше район үзәгендә банклар инде ябылганлыктан, күп уйлап тормыйча якындагы шәһәргә юл тота һәм соралган сумманы шуннан күчерә. Икенче көнне, сөйләшенгәнчә, автомобильне барып алырга Самарага чыгып китә һәм үзен төп башына утыртканнарын шунда гына аңлый.
Полиция хезмәткәрләре үтә беркатлылык аркасында килеп чыккан әлеге күңелсез вакыйгаларны башкаларга сабак булсынга барлык гражданнар игътибарына җиткерә һәм уяу булуларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев