Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Самавыр чәе" бәйрәме

Мишәбаш мәдәният йорты каршындагы бакча аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгәч, ел саен шунда үзенчәлекле, матур чара уздырыла.

Быелда "Самавыр чәе" дип аталган әлеге бәйрәм күңелле уеннар, җыр- биюләр, башваткычлар белән үрелеп барылды. Кичәнең "Яулыкларда халык тарихы" дигән өлешендә баш яулыгының килеп чыгышы һәм аның үткән юлы турында әңгәмә корылды. Надия Гафиятова мөселман хатын-кызларына хас киенү, яулык ябу турында сөйләде һәм шул темага багышланган мөнәҗәт укыды. Соңыннан бәйрәмгә килгән авыл халкы самавырда кайнаган хуш исле чәй һәм үзләре алып килгән тәм-томнар белән сыйланды.

Хания Әхәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев