Сарман районы мәдәният хезмәткәрләре Сабада кунакта [+фоторепортаж]
11 ноябрьдә районыбызга Сарман районы мәдәният хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашырга килде. Шунысы сөендерә, райондагы мәдәни эшчәнлекнең башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлеге бар. "Мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары белән килдек.
Безнең Сарманда фольклор юнәлешендә эшчәнлек алга киткән. Ә Сабада эстрада һәм биюләр буенча зур эшләр алып барыла. Һәм сездә яшь, энергияле коллектив эшли икән. Бик бай тәҗрибә туплап кайтып китәбез", - ди Сарман районы мәдәният йорты директоры Камил Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев