Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сайлау көне – бәйрәм көн

Сабада Россия Дәүләт Думасына сайлаулар оешкан төстә, хокук бозуларсыз узып бара.

Районыбыз халкы актив рәвештә, бердәм булып, күтәренке күңел белән сайлау участокларына килеп үз тавышларын бирә. Һәр җирдә тәртип. Бүген Сабабызда бәйрәм рухы. Участокларда җыр-моң яңгырап тора, халык шат. Кайбер участокларда хәтта кайнар чәй, коймак белән дә сыйлап каршылыйлар. Көндезге сәгать икегә сайлаучыларның 77,6 проценты тавыш биргән.
Кем белән генә сөйләшсәң дә, сайлауларда үз тавышларын мөһим дип белдерә. Байлар Сабасында яшәүче Илһам Сафин да сайлауга гаиләсе белән килгән.
-Ел саен зур җаваплылык тоеп киләбез сайлауга, бер дә калганыбыз юк. Тормышыбыздан канәгать, Аллага шөкер. Үзебезнең тавышны кешегә бирмибез, - ди ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән иртәнге сәгатьләрдә үк, Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 2483нче номерлы сайлау участогына килеп тавышларын бирделәр.
-Илдә, республикада, шул исәптән районыбызда тотрыклылык саклана. Бик күп дәүләт программалары эшли. Халык өчен кирәкле социаль объектлар, юллар төзелә, инфраструктура үсеш ала. Шәхси хуҗалыкта үзенең эшен оештыру өчен дә халыкка дәүләт ярдәм итеп тора. Менә шул тотрыклылыкны саклау өчен һәркайсыбызның тавышлары мөһим. Тормыш бик яхшы, аны тагын да яхшырту өчен дә эшләргә кирәк. Шулай булмаса прогресс булмый. Эшләп бетерәсе урыннарны да күрсәтергә кирәк. Бүгенге көнне 15-20 ел элекке тормыш белән чагыштырып карасак кына да, хәзер нинди уңай шартларда яшәгәнлегебез күренә. Моны халкыбыз да бик яхшы аңлый. Лаеклыларны сайласак, тормыш алга таба да шушы юнәлештә дәвам итәр дип уйлыйм, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев