Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче 10 кешене тотканнар

Быелгы августта районыбыз юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр саны (10 йөртүче) былтыргының шушы ае (21) белән чагыштырганда ике тапкыр кимегән.

Шуларның 8е - үзебезнең районныкылар, төгәлрәк әйтсәк, Байлар Сабасы, Арташ авыл җирлеге, Олыяз, Туктар, Төбәк, Алан-Елга авылларында яшәүчеләр. Шулай ук Кукмарадан, Мари иле Республикасыннан килеп, районыбыз юлларында спиртлы эчем­лекләр кулланган хәлдә йөрүчеләр дә бар. Исем-фамилияләре бер­кетмәләргә кергәннәрнең барысы да ир-егетләр дисәк, ялгышырбыз. Араларында 40 яшьләр тирәсендәге бер ханым да бар һәм инде аның авызыннан хәмер исе килгән хәлдә "Калина" белән идарә итеп, икенче тапкыр ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарлануы. Автоледи беренче тапкырында гына оятына көч килеп, үзе өчен тиешле нәтиҗә ясый алмаган, күрәсең.
Августта исерек хәлдә тоткарланган йөртүчеләр саны кимесә дә, ел башыннан алганда административ-хокук эшчәнлеге мәгълү­матларыннан күренгәнчә, тынычланыр урын юк. Сигез айда барысы 83 алкоголь кулланган техника йөртүчегә бер­кетмә төзелгән. Эшләре судка барып җитеп, 51е "правасыннан" колак каккан, 22енә арест җәзасы кулланылган. Калган материаллар каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев