Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сөт җитештерүдә чигенмик [+фоторепортаж]

Африка чумасына каршы профилактик чараларны катгый үтәү, котыру авыруына каршы көрәшне көчәйтү, терлекчелектә контрольне арттыру…

9 сентябрьдә "Саба" җәмгыя­тенең Сатыш бригадасы Бигәнәй бүлекчәсендә үткән семинар-киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә үткән киңәшмәдә терлекчелек тармагына кагылышлы күп кенә проблемалар күтәрелде. Әйтик, август аенда Чувашиядә килеп чыккан Африка чумасы һәркемне борчуга сала. Әлеге афәт безнең биләмәгә дә үтеп кермәс дип әйтүе кыен. Баш мал табибы Айзат Шәйхуллин әйтүенчә, безнең районда шәхси хуҗалыкта дуңгыз асраучылар юк. Әмма районның шактый өлешен урманнар биләп тору сәбәпле, кабан дуңгызлары күп күләмдә очрый һәм шәхси хужалыкта кыргый кабан асрау очрагы күзәтелә. Бу исә райондагы 40 меңнән артык баш саны булган комплексларга бик зур куркыныч тудыра. Шулай ук күрше Кукмара, Теләче һәм Мамадыш районнарында шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асраучылар барлыгын исәпкә алып, игътибарны көчәйтү кирәклеге әйтелде. Өстәвенә, дуңгызчылык комплексларына терлек азыгы читтән китерелә. Киңәшмәдә кискен хәл килеп туган очракта махсус транспорт белән тәэмин итү, аларга җаваплы кешеләр билгеләү, афәтне юк итүдә чаралар күрү өчен әзерлек турында сөйләшүләр алып барылды. Районның эпидемиягә каршы көрәш, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссияләре рәисе Равил Гасыймов һәр очракка әзер булырга чакырды.


Ветеринария хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча район биләмәсендә котырган төлкеләр артуы ешая. Бу уңайдан, кичекмәстән, аучылык хезмәтенә төлкеләрне ату турында тәкъдим җиткерелде.

Фоторепортаж: http://www.saby-rt.ru/tt/2014-09-29-05-21-49t/item/13065-satyish-%D2%97%D3%99mgyiyatend%D3%99-terlekchelek-buencha-ki%D2%A3%D3%99shm%D3%99-uzdyi-%20fotoreportazh.html

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев