Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сөт сату бәяләре – игътибарда

Татарстанның "Халык контроле" мәгълүмат системасы үзенең офыкларын киңәйтә бара. Әйтик, хәзер биредә авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән сөт сатып алу бәяләре турында мөрәҗәгатьләр дә кабул ителә башлады.

Әлеге мәсьәлә авыл халкы өчен бик тә мөһим, чөнки күпләр сөт сатудан кергән акчага гаилә бюджетын тулыландыра. Безнең районда да аена 20шәр мең сумлык сөт сатучы шәхси хуҗалыклар байтак. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына сөткә яраклы бәяләрне аена ике тапкыр билгеләргә йөкләде. Тиешенчә күләмдә түләмәү фактлары була икән, бәяләр белән уйнаучыларга чара күрергә "Халык контроле" ярдәм итәчәк. Моның өчен системаның "Сельское хозяйство" категориясен сайларга һәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узганнан соң, сөт бәясенә карата фикереңне белдереп язма калдырырга кирәк. Әлеге категория 2012 елдан гамәлдә һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сату, терлекләрне көтүгә күзәтүчесез чыгару проблемалары, ярминкәләр оештыруга, авылда калган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә кагылышлы хәбәрләрне дә язарга була.

Шулай ук экстремизм, коррупция күренешләре турында язма калдыру өчен дә "Халык контроле" кулай вариант. Ә законсыз алкоголь әйләнеше турында хәбәр итүчегә 1 меңнән алып 3 мең сумга кадәр акчалата кызыксындыру чарасы да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев