Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабаның иң яхшы спортчы гаиләсен сайлап алдылар: хатын-кызлар су ташыса, ир-атлар ат җикте [фоторепортаж]

Районыбыз республика күләмендәге кышкы авыл спорт уеннарына әзерләнә. Шул максаттан узган шимбәдә спартакиадага иң яхшы спортчы гаиләләрне сайлап алу ярышлары үткәрелде. Әти-әниләр һәм 10-14 яшьлек малайлар-кызлар чаңгыда узышуда, дартста һәм катнаш эстафетада көч сынаштылар. Бәйге барыннан да бигрәк әтиләр өчен ат җигү төре кертелүе белән кызыклы булды. Тәртибе болай: бала...

Районыбыз республика күләмендәге кышкы авыл спорт уеннарына әзерләнә. Шул максаттан узган шимбәдә спартакиадага иң яхшы спортчы гаиләләрне сайлап алу ярышлары үткәрелде. Әти-әниләр һәм 10-14 яшьлек малайлар-кызлар чаңгыда узышуда, дартста һәм катнаш эстафетада көч сынаштылар. Бәйге барыннан да бигрәк әтиләр өчен ат җигү төре кертелүе белән кызыклы булды. Тәртибе болай: бала хоккей тубын кәшәкә белән 40 метр алып барып 5 метрдан капкага кертә, эстафетаны сулы чиләкләрне көянтәгә элеп йөгерергә әзер торган әнисенә тапшыра, финишта аны ире көтеп тора һәм атны җигә башлый. Шушы элементларны кайсы иң кыска вакыт арасында башкара - шул беренче. Ахыргы нәтиҗәләр чаңгыда узышу һәм дарст күрсәткечләрен исәпкә алып чыгарылды һәм малайлы гаиләләр арасыннан Сабабаштан Габдерахмановларны җиңүче итте. Кызлары белән ярышка килгән гаиләләр арасында Сабадан Мөбарәковлар беренчелекне алды. Сабадан Фәтхерахмановлар, Юлбаттан Ибәтуллиннар гаиләләре - 2нче, Шәмәрдәннән Рәхимҗановлар, Шекшедән Хөсәеновлар - 3нче. Ярышка Олы Шыңар, Тимершык, Олы Нырты авыл җирлекләреннән дә килгәннәр иде. Ярыш дигәнең шундый бит инде: Олы Шыңардан республика күләмендәге ат чабышлары призеры Радик Галәвин гаиләсе дә җиңүгә нык омтылган иде. Шулай ук тумышы белән Түбән Шәмәрдәннән булган Раил Рәхимҗанов та, без атны үзебез дә асрадык, җиккәндә камыт киертмичә, тыпырдап тора иде, дисә дә, гаиләсе 3нче урын белән генә канәгатьләнде. Шулай да күңеләрен төшермәделәр, иң мөһиме, катнашу, диде хатыны Алсу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев