Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Субсидия быел да биреләчәк

Районыбыз авыл халкы быел да савым сыер­ларын асрауга дәүләт ярдәме алачак.

Шул хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елның 13 августында 1718-р санлы карар кабул итте. Субсидияләр бер баш савым сыерына - 3 мең, бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә бер мең сум исәбеннән биреләчәк. Субсидия алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга шәһәр һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларына гариза тапшырырга кирәк һәм быелның 31 декабренә чаклы әлеге терлекләрнең баш санын киметмәү буенча гарантияләр күрсәтелергә тиеш. Бу финанс ярдәме баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру, шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителешен һәм керемен арттыру максатында күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев