Суд өендә марихуана саклаган ир-атны ирегеннән бер елга мәхрүм итү турында карар чыгарды
Саба районында 31 яшьлек Олег Степанов законсыз рәвештә наркотик матдә юнәлткәне һәм саклаганы өчен хөкем ителде.
Прокуратура аңа карата РФ Җинаять кодексының 228нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә кузгатылган җинаять эшен карау дәүләт гаепләүчесе булып катнашты. Судта ачыкланганча, Степанов 2016 елның августында ташландык бакча биләмәсеннән составында наркотик матдә булган 100 граммнан артык үсемлек җыеп ала. Шуннан соң марихуананы полиция хезмәткәрләре килеп алганчы өендә саклый. Степанов үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аны бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев