Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сугышчан юлын – Суслонгердан

Гомер узган саен кеше балачагына ешрак әйләнеп кайта. Еллар артында күмелеп калган әти-әнинең иркә-назы, яна гына мичтән чыккан кайнар ипи тәме сагындырып үзәкне өзә. Әти-әни…

Минем дә сезгә искиткеч матур гомер юлы узып, әле яңа гына бакыйлыкка күчкән газизләрем турында сөйлисем килә. Бер урамда уйнап-үсеп, мәктәп тәмамлап, 67 ел бергә гомер итеп, алты көн эчендә бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән әти-әнием язмышы легендаларга тиң. Кинолардан күреп, китаплардан укып без табына торган Таһир-Зөһрә мәхәббәте гасырларны кичеп яши!

Әтием Шамил Бикмө­хәммәт улы Биккенин 1926 елда дөньяга килгән. Бәләкәйдән тапкырлыгы, зирәклеге, эш сөючәнлеге белән күрше-тирә малайларына үрнәк була. Бик тыйнак әнием Миңнегөлне дә усал малайлардан як­лап, туган сеңлесе кебек саклап кына йөртеп үстерә ул. Һәрвакыт бергә урамда җитәкләшеп үс­кән бу ике балага карап «Кияү белән кәләш үсә», - дип сокланалар. Илгә килгән сугыш афәте әтиемне дә читтә калдырмый. Аның сугышчан юлы Суслонгер лагереннан башлана. Дошманны жиңәргә яуга киткән әти биредәге вәхшилектән, чарасызлыктан, ачлык һәм түзеп булмаслык дә­рә­җәдә каба­хәтлектән исән калса да, гомеренең соң­гы көненә кадәр ул мәхшәрне күз яшьләрсез генә хә­терендә яңарта алмады. Һәр ел саен, Җиңү көнендә, барысын да сөйли иде.

1945 елда әтиебезне кыска сроклы ялга җи­бә­рәләр. Җиңү шатлыгы, яшьлек дәрте белән хисләнеп кайткан егет яшьтән бергә уйнап үскән әниебез Миңнегөл янына ашыга.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев