Татар теленнән V халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр: Гран-При - сабалыларда!
21нче апрель көнне татар теленнән V халыкара олимпиаданың йомгаклау тантанасы булып узды. Студентлар һәм мәктәп укучылары өчен уздырылган әлеге бәйгенең төп максаты - татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Бу олимпиаданың икенче турында безнең районнан 17 укучы...
21нче апрель көнне татар теленнән V халыкара олимпиаданың йомгаклау тантанасы булып узды. Студентлар һәм мәктәп укучылары өчен уздырылган әлеге бәйгенең төп максаты - татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Бу олимпиаданың икенче турында безнең районнан 17 укучы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Эзмә урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Йосыпова Ризилә бәйгенең иң зур бүләге- гран-при иясе булды. Кибәче урта мәктәбеннән Шакирова Гөлназ- җиңүче, сәләтле балалар мәктәбеннән Галиахметова Ләйсән-икенче урын, Арикеева Гөлүсә лауреат исеменә лаек булдылар. Студентлар арасында беренче урынны Саба районы кызы Гузялова Альбина алды.
Әлеге чара барышында республикакүләм "Илһам" конкурсына да йомгак ясалды. Конкурсның зона этабында Саба районыннан 15 укучы катнашкан иде. Сәләтле балалар мәктәп-интернатының 11нче сыйныф укучысы Арикеева Гөлүсә бу бәйгедә дә призлы урынга ия булды. Җиңүчеләрне зур уңышлары белән котлыйбыз, барлык катнашкан укучыларга киләчәктә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев