Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үзе нәшер иткән газета-журналларга күпләп язылучылар арасында бәйге үткәрде: Сабадан да җиңүчеләр бар

Быелның беренче яртысына язылу нәтиҗәләре буенча да 17 февральдә призлар - телевизор, цифрлы фотоаппарат, металл савыт-сабалар җыелмасы уйнатылды.

Отыш иясе безнең районнан да бар һәм ул үзебезнең арадан булып чыкты.

Хезмәттәшебез - "Саба таңнары" газетасы журналисты Фәридә Вилдановага, акциядә беренче тапкыр гына катнашса да, тоткалы табалар җыелмасы оту шатлыгы елмайды. Куанычлы хәбәр 8 Мартка кадәр үк ирешеп, бәйрәм бүләге буларак кабул ителсә дә, чираттагы ялга китүе сәбәпле, Фә­ридәбезгә приз­ны әле­рәк кенә тапшыр­дык. "Мин бик шат. Гомерлек ис­тәлек булды бу. Затлы табаларда җанга ятардай ризыклар гына пешерергә насыйп булсын",- дип кабул итте ул аларны һәм "Татмедиа" басмаларына язылуның отыш булып та әйләнеп кайту ихтималы турында "Саба таңнары"н әлегә укымаучыларга да җиткерәчәген әйтте.

Ә Эзмә авылыннан бу акциядә катнашып, инде өченче тапкыр кызыксындыру бүләгенә лаек булган ветеран укытучы Мәдинә Исламовага агитаторлык эше башкарган хезмәте буенча да яңалык түгел. Укытучылар авылда алыштыргысыз агитаторлар бул­дылар элек. Мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлов Мә­динә Касыйм кызына кашыклар җыелмасын тап­шыр­ганда мәсьәләнең бу ягына - башкаларны да акциядә актив катнашырга өндәүгә игътибар юнәлдерми калмады. Исламовлар гаиләсенә 15кә якын исемдә газета-журнал килә. Иң сөендергәне, «Саба таңнары"н ул инде гомер буе алдыра.

Чыннан да, интернет мәгълүмат чараларыннан өстен күреп, акка кара белән язылган һәм кыштырдап торган газетаны укуларга ни җитә! Аның өйгә килеп җиткәнен дүрт күз белән көтеп тә ала әле кайберәүләр. Га­зеталарга менә шундый мәхәббәт яшәтәләр авылларда. Алар өчен матбугатка язылу, бәяләр күтәрелсә дә, һәрвакыт иң мөһим эшләрнең берсе. Укыган кеше, нинди генә киртәләр куелса да, уку әмәлен таба. Агымдагы елның икенче яртысы абунә нәтиҗәләре дә моны тулаем раслар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев