Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тау битендә атлар утлый

Моңарчы тын гына яткан Чәбки -Саба авылына соңгы елларда җанлылык керде.

Район үзә­генә якын урнашкан авыл­ларның берсе буларак, анда яшәүчеләр заманында үзәккәрәк, цивилизациялерәк җиргә елыша төшкән. Бүген авылда нибары 16 хуҗалыкта 39 кеше яши. Күбесе - өлкәннәр. Узган ел бүрәнәдән бик матур мәчет төзеп куйдылар. Авыл өстенә яңгыраган азанны ишетеп шатланып бетә алмый халык. Авыл имамы - Фәйзелхак хәзрәт күрше авылдан килеп йөри.

-Әтием Чәбки-Сабада үскән. Нәсел-нәсәбем шунда булгач, авыл халкының да теләген уйлап, мәчет салдыру эшләрен оештыру буенча йөрергә туры килде. Җитәкчеләргә дә, авыл халкына да рәхмәт. Җитәкчеләрнең ярдәме, халыкның бердәмлеге белән кыска гына вакыт эчендә мәчетне сафка бастырып чыга алдык, - дип сөйли ул.

Халык телендә Чәүкә дип аталучы кечкенә генә бу авылның тау итәкләрендә хәзер тормыш кайный. Гомере буе атлар яраткан Насыйбулла бабайның оныгы Марат та бабасы нигезендә атлар үрчетә башлаган.

-Иң беренче авыр токымлы совет атлары - 4 бия, бер айгыр алып кайттык. Бияләр алып кайтканда каплату өчен яшьрәк иде, соңрак каплатылды. Менә хәзер колынлый башладылар. Хәзер андый токымлы 13 бия, 3 айгыр бар. Бу елга чыккач өчәү колынлады. Барлык токымлы атларны да бергә санасак, 130 баш ат бар, - дип сөйли "Насыйбуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы управляющие Марсель Әхәтов. Мал караучы Фирдүс Гарипов иярләүче чабышкылар Сабантуйларда катнашып призлы урыннар яулый.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев