Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төбәк авылында яшәүче Фәймә Гобәева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Төбәк авылында яшәүче Фәймә Гобәева 10 мартта 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күрше Теләче районы Олы Мишә авылында үскән кызны балачагында һәм яшьлегендә язмыш иркәләп тормаган. Әтисе Хәниф абыйны сугыш башлануга яуга алып китәләр. Сентябрь аенда сугышка алына, декабрьдә карында калган малае туа, озак та үтми, авылга аның үлеме турында...

Төбәк авылында яшәүче Фәймә Гобәева 10 мартта 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күрше Теләче районы Олы Мишә авылында үскән кызны балачагында һәм яшьлегендә язмыш иркәләп тормаган. Әтисе Хәниф абыйны сугыш башлануга яуга алып китәләр. Сентябрь аенда сугышка алына, декабрьдә карында калган малае туа, озак та үтми, авылга аның үлеме турында кайгылы хәбәр дә килеп төшә.

Фәймә апаның әнисе биш бала белән тол кала. Иң олы бала Фәймәгә унбиш яшь. Кызны башкалар белән бергә урман кисәргә җибәрәләр. Алар Шәмәрдән урманында кочак җитмәс агачларны кул пычкысы белән аударып, утын кисәләр. Эзмәдә яшәп эшлиләр, кайтканда мичкә ягарга үзләре белән утын алып кайталар.

Ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт үзенекен итә, 1944 елда Фәймә каты авырый. Бераз хәле җиңеләйгәч, Саба инвалидлар әртиленә склад мөдире булып эшкә урнаша. 1945 елда Теләче базарына барганда әнисен машина бәреп, һәлак була. Шуннан соң Фәймә колхозга эшкә кайтып, эне-сеңелләре белән көн күрә. Сугыштан инвалид булып кайткан Төбәк авылы егете Гыйльманга кияүгә чыга. Гомере буе совхозда эшләп, биш бала үстерәләр.

Әмма, язмышның ачы җиле бала хәсрәте белән дә сыный ананы. Икенче малае 25 яшендә БАМда ике машина арасында калып вафат була. Дүрт ел элек улы Вазих та кинәт вафат була. Хәзерге вакытта улы Рафаил һәм килене Рәшидә тәрбиясендә яши. Әбинең картлыгы бик бәхетле: балалары, онык-оныкчыклары игелегенә сөенеп гомер кичерә.

Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Кече Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев