Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Әти, булды, елама“

Көек авылында яшәүче сугыш ветераны Шаһи бабай Гайфиев михнәтне кечкенәдән күргән кеше.

1930 елда бабасы Нигъмәтулла, кулак ярлыгы тагылып, Ак диңгез-Балтыйк каналы төзелешенә җибәрелгәч, 4 яшьлек малай да, әти-әнисе, сеңлесе белән сөргенгә сөрелә. Бабасын 2 елдан гына аклыйлар. "Авылга әйләнеп кайтканда безне иске өй, кладовойның таш стенасы гына каршы алды. Яңа өйне амбар өчен сүткәннәр иде. Без шул иске өйгә урнаштык. Әти көтү көтте, әни колхозда төрле эштә эшләде. Ул вакытта авыл колхозлашып бетеп килә иде инде", -дип яздыра Шаһи бабай үзенең истәлекләрендә. 1941 елда VII сыйныф тәмамлагач, ул үзе дә җиң сызганып эшли башлый, атлар көтә.

Ә сугыш башлангач, "Юлбашчы" колхозының 3 бригадасы да 14 яшьлек малай җилкәсенә кала. Хатын-кызлар һәм өлкәннәр, балалар кырдагы эштән тыш, урман, торф чыгаралар, Шәмәрдәнгә ат белән ашлык та ташыйлар, окоп та казыйлар. 1943 елның ахырында фронттан яраланып кайткан әтисе урынга ава. Ә сугыш бетәргә җыенмый, озак та үтми, фронтовик әтисен улы Шаһи алыштыра. 1944 елның салкын гыйнварында яралы солдат улы белән яткан җиреннән генә саубуллаша, өсләренә киеме булмаган сеңелкәшләре дә урамга чыкмый, әнисе генә 2-3 йорт аша озата килә.

Ә Шаһи Гайфиев иң элек Суслонгер михнәтен кичерә: авыр хезмәт, үлмәслек кенә ашау, кыйналу, каен чыбыгыннан үргән мата, туздан ясалган мендәр - лагерь тормышын күзаллау өчен шушылар да җитә.

Суслонгердан соң 1944 елда Көнба­тыш Украина җиренә аяк бас­кан солдат, баш очыннан пулялар сызгырса да, җиңел сулап куя. Монда, ичмасам, үлсәң дә үкенечле түгел, ватан өчен һәлак булды диячәкләр. Сугыш яңа гына үтеп киткән, төтенләп утыручы Ковель шәһәре, янып беткән авыллар. Менә шушы картина ветеранның әле дә күз алдында. Хәтерен яңарта башласа, тәне калтырый, күзләре яшьләнә. "Сугышка баручы поездларга һөҗүм иткән, юлларны һәм күперләрне шартлаткан бендеровчылар, чолганышта калган немецлар белән сазлыклы урманнарда сугышырга туры килде миңа",- дип кенә әйтә алды чал ветеран. Ә аннан соң күргәннәре хәтерендә кузгала башлагач, бертуктаусыз "Шторм-шторм" дип кенә кабатлады, кабат күзләренә яшьләр тыгылды. "Әти, әти, булды, елама",- дип тынычландырды аны кызы Рәфисә. Каспий диңгезендә чик буе флотында күргәннәре һаман да тетрәндерә әле Шаһи бабайны.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев