Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тимершыкта яшәүче Минһаҗетдин абый Җамалиевны 90 яшьлек юбилее белән Владимир Путин котлады

Тимершык авылында яшәүче Минһаҗетдин Җамалиевка 13 февральдә 90 яшь тулды.

Сугыш чорының бар авырлыгын күреп, хезмәт юлын «Кызыл таң» колхозында башлаган тыл ветераны гомере буе эштән аерылмый. Тормыш иптәше Миңнегөл белән 6 балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә дүрт балалары исән-сау. «Алтын куллы, нәрсә тотса шуны булдырды, тимер, агач эшләренең остасы ул, - ди улы Рафаэль. Минһаҗетдини абый улы Мөнип, килене Резеда тәрбиясендә имин тормышта гомер кичерә. Тыл ветеранын олы юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин тәбрикләп, Президент Путинның Котлавын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев