Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Укучыма әле дә “Рөстәм” дип эндәшәм"

Мин Рөстәм Миңнехановлар сыйныфын химия, биология фәннәреннән укыттым. Соңрак ул югары дәрәҗәләргә күтәрелеп, фамилияләр бер булгач, миннән туганыгызмы әллә, дип сораучылар булды. "Юк, мин аның укытучысы",- дип җавап бирә идем. Лесхоздан килеп укучылар, ул вакыттагыча әйтсәк, эшче сыйныф балалары иде һәм алар үзләрен ничектер культуралырак итеп күрсәттеләр. Рөстәм алардан бер...

Мин Рөстәм Миңнехановлар сыйныфын химия, биология фәннәреннән укыттым. Соңрак ул югары дәрәҗәләргә күтәрелеп, фамилияләр бер булгач, миннән туганыгызмы әллә, дип сораучылар булды. "Юк, мин аның укытучысы",- дип җавап бирә идем. Лесхоздан килеп укучылар, ул вакыттагыча әйтсәк, эшче сыйныф балалары иде һәм алар үзләрен ничектер культуралырак итеп күрсәттеләр. Рөстәм алардан бер ягы белән дә аерылып тормады, мин аның директор улы икәнен дә белми идем ул вакытта. Һәрчак күзгә карап тыңлый, кул күтәреп җавап бирми, әмма сораганда теманы яхшы үзләштергәнлеген күрсәтә белде. Шулай да бер тапкыр химия дәресендә журнал буенча төшеп "Миңнеханов" дигәч, тиз генә торып басканы һәм "Не готов" дигәне хәтердә калган. Соңрак Рөстәм студент булгач, миңа Миңнехановларның өендә дә булырга туры килде. Улларының әниләре Васига ханымга ихлас булышып йөргәннәрен күрү, мин дә укытучы буларак аеруча сок­лану, горурлык хисләре уятты. Хәзер дә, әгәр очрашабыз икән, мин үземнең укучыма Рөстәм дип эндәшәм.

Рәфидә Миңнеханова,

ветеран-укытучы.

Фото:

1976 елның 18 сентябре.

Уку елы яңа мәктәп бинасында башланып китә ( гимназиянең I нче корпусы). Бу фоторәсем - шул тарихи көн истәлеге (бинаның арт ишек алдында төшерелгән). Уңнан: Илдус Нәбиуллин - IV нче курс студенты, КХТИ, Рөстәм Миңнеханов - IV нче курс студенты, КСХИ; Сабирова Фаина Әхмәт кызы - X нчы Е сыйныф җитәкчесе, Диләрә Сәйфиева - укыту эшләре буенча директор урынбасары, Рәйсә Сираҗиева - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Рәфид Миңнеханова - химия-биология укытучысы, Рифкать Вәлетдинов - студент; Камил Галиев - студент, КСХИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев