Саба таңнары

Сабинский район

Кичә, бүген, иртәгә

УКЫТУЧЫЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙЛАР

17 мартта сәгать 9.00да Балалар иҗат үзәгендә "Мәгариф" милли проектына үз эшләрен тәкъдим итүче укытучыларның "Җәмәгать тыңлаулары" була.

Әлеге чараның төп максаты - конкурс­та катнашучы укытучыларның эш тәҗрибәсен, һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Җирле үзидарә органнары вәкилләре, әти-әниләр, укучылар, хезмәт ветераннары, хезмәттәшләре, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә узачак чарада быел 8 укытучы - Гөлсирә Мулласалихова, Валентина Кәримуллина (икесе дә Шәмәрдән лицееннан), Гөлфия Хөсәенова, Ләйсән Хәлилова (Саба гимназиясе), Резедә Вәлиева (Саба кадет мәктәп -интернаты), Гөлназ Галиева, Эльвира Кәримуллина (Эзмә урта мәктәбе), Мөнирә Хилалетдинова (Килдебәк урта мәктәбе) катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев