Ун ел эчендә Саба районыннан 2179 гаилә ана капиталына ия булганнар
Ун ел элек - 2007 ел башында пенсия фонды ана капиталына беренче дәүләт сертификатларын бирә башлады. Шушы вакыт эчендә аның күләме 250 меңнән 453 мең сумга кадәр җитте.
Ун ел эчендә Саба районыннан 2179 гаилә әлеге сертификатка ия булды. Ана капиталын куллануның иң популяр юнәлеше - торак шартларын яхшырту. Программа гамәлдә булган дәвердә сертификат алучыларның 30 процентка якыны капиталны шушы максатка тотты. Пенсия фонды шуны искәртә: ана капиталы программасына эләгү өчен россиялеләрнең тагын ике елы калды - ана капиталына сертификат алуга хокук бирәчәк бала 2018 елның 31 декабренә кадәр туарга яки уллыкка алынырга тиеш. Сертификатны алу һәм аның акчаларын тоту өчен вакыт чикләнми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев