Урман утырту айлыгы башланды: Саба урман хуҗалыгында 1500 гектарда эш башкарылача
15 апрельдән Татарстанда урман утырту айлыгы башланды. Бу чорда Саба урман хуҗалыгына кергән мәйданнарда да 1500 гектарда эш башкарылачак.
Шуның 120 гектарга якыны дәүләт урман фонды биләмәләренә туры килә. Лесхоз авыл хуҗалыгына яраксыз җирләрдә, чокырлы урыннарда, тау битләрендә 1382 гектарда агачны сөзәк тау битләрендә терраса ясап утыртуны планлаштыра. Республика күләмендә агач утырту көне 29 апрельдә оештырылачак. Авыл җирлекләре башлыклары бу көнне үз биләмәләрендә ничә төп агач утыртылганын Саба урман хуҗалыгына хәбәр итсеннәр иде, бу районда бердәм яшелләндерү картинасын күзаллау өчен кирәк, диләр урманчылык белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев