Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уртак эш өчен тавыш бирдек

20 ноябрь дә авыл һәм шәһәр җирлекләрендә үзара салым мәсьәлә­ләренә кагылышлы референдумнар узды. Авыл халкы тавыш бирүдә актив катнашты һәм бюллетеньдә күрсәтелгән эшләрне башкаруга үзара салым бирүгә ризалыгын белдереп нигездә "Әйе" дип җавап бирде. Юллар яхшырсын, зиратлар, чишмәләр тәртиптә тотылсын, янгынга каршы чаралар үткәрелсен өчен 300 сум кызганыч түгел диделәр....

20 ноябрь дә авыл һәм шәһәр җирлекләрендә үзара салым мәсьәлә­ләренә кагылышлы референдумнар узды.

Авыл халкы тавыш бирүдә актив катнашты һәм бюллетеньдә күрсәтелгән эшләрне башкаруга үзара салым бирүгә ризалыгын белдереп нигездә "Әйе" дип җавап бирде. Юллар яхшырсын, зиратлар, чишмәләр тәртиптә тотылсын, янгынга каршы чаралар үткәрелсен өчен 300 сум кызганыч түгел диделәр. "Яшен" автобусын йөртүче Камил Хаҗиәхмәтов сайлау участогында булып, иртүк эшкә дә чыккан иде. "Урта Саба зираты үзара салым акчасына төзекләндерелгән. Ялт итеп тора. Ул референдумны өч ел рәттән үзара салым җыяр өчен бер генә үткәрсәң дә ярамасмы икән. Халык күпчелек акча бирергә риза бит",- дип үз фикерен дә белдерде әле.

Балалар иҗат үзәгендәге сайлау участогына тавыш бирергә килгән Фәния Латыйпова да референдумның файдасын күргән. "Бакча башында биек агачлар үсә, каргалар шаулап тора иде. Шуларны кистеләр, тирә-як ачылып калды. Киләсе елга планлаштырылган эшләрне дә бары тик хуплыйм гына",- диде ул. Биредә тавыш бирергә килүчеләрне коймак, кайнар чәй белән дә сыйладылар. Ветери­нария берләшмәсе бинасында да һәр ки­лү­че-чыгучыны самавырлы өстәлгә дәштеләр. Әнә шул рәвешле Саба шәһәр җирлеге граж­даннарының 74 проценты үзара салым акчасын берсүзсез бирергә ризалыгын белдергән. Авыл җирлекләрендә каршылар аеруча аз. Әйтик, Түбән Шытсу авыл җирлегендә бары 5 кеше генә бюллетеньдә "Юк" тамгасын салган. "Халык үзара салымның максатчан тотылышын күрә һәм республика бюджетыннан да акча өстәлгәнен белә. Быел халык акчасына безнең урамны төзекләндерү дәвам иттерелде, асфальттан ким булмады, башына барып чыгарга аз гына калды. Башланган эш дәвам итсенгә бердәм тавыш бирдек", - диде Түбән Шытсуда яшәүче Галия Әдһәмова.

Гомумән, 2016 елның 27 мартында булган референдум нәтиҗәләре бе­лән чагыштырганда үзара салым мәсьә­ләсенә күпчелек авыл җирлекләрендә яшәү­челәрнең карашы уңай якка үзгәрә баруы турында сөйли. Татарстанда үзара салымны өстәмә финанслау программасы һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәп бирүне күздә тота. Дәүләт шул рәвешле халыкның иң мөһим җирле проблемаларны үз көчләре белән чишү инициативасын сти­мул­лаштыра. Ә җирле властьның аларны хәл итүгә юнәлтелгән средстволарны максималь файдалану мөмкинлеге барлыкка килә. Алдан исәпләүләр буенча район күләмендә 7,3 миллион сум тирәсе акча җыелыр дип планлаштырыла. Ә бу сумма өстәмә финанслау белән 4 тапкыр артачак.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев