Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Волейбол осталары [+фоторепортаж]

Районда волейбол спортын популярлаштыру максатында 8 җыелма команда арасында коммерсантлар турниры уздырылды.

Алар кыска гына вакыт эчендә йөздән артык очрашу үткәрделәр. Ахырдан 20 мартта Эзмә мәдәният спорт залында "Өмет" кубогына 3 команда арасында финал уеннары үткәрелде, ә 25 мартта Сабада төп кубок өчен 4 команда арасында ярышлар барды. Эзмәдәге турнирда "Сабагаз-2" командасы - 1нче, "Эзмә" волейболчылары - 2нче, Саба муниципаль районы башкарма комитеты командасы 3нче урын алды.

Сабада үткәрелгән ярышларда нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 1. "Медик и Ко" командасы. 2. "Сабагаз-1". 3. "Эчке эшләр бүлеге". 4. "Район электр челтәре".

Барлык командаларга бүләкләр тапшырылды. Уеннар арасындагы тәнәфесләрдә җанатарлар арасында да уеннар оештырылды.

Иң тугрылыклы җанатар булып танылган Фаил Мөхәм­мәдияровка махсус бүләк тапшырылды. Ярышларның приз фондын спонсорлар "Полигран" (Рушан Хафизов), "ТрансАгро" (Ришат Мөхәммәдиев) җәмгыятьләре биргән һәм командалардан җыелган кертемнәр тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев